20 ноябрьдә Педиатрлар көне билгеләп үтелә
Ул тагын бер бәйрәм – Бала көне белән туры килә. Нәкъ менә шушы көнне 1959 елда балалар хокуклары декларациясе кабул ителә.
Хөрмәтле педиатрлар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Сезнең фидакарьлегегез һәм хезмәтегез зур хөрмәткә лаек. Сез кечкенә пациентларга сәламәтлек, өмет һәм елмаю бүләк итәсез. Сез аларның авыруларын дәвалап кына калмыйча, гаиләләренә дә тормышта мөһим ярдәм күрсәтәсез.
Бу көнне без сезгә нык сәламәтлек, чиксез бәхет һәм һөнәри уңышлар телибез. Балаларга мәхәббәтегез һәм медицина хезмәтенә тугърылыгыгыз сезгә шатлык һәм канәгатьлек китерсен.
ЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев