18 пассажиры булган автобус һәм «КамАЗ» бәрелешкән
Яшәеш

18 пассажиры булган автобус һәм «КамАЗ» бәрелешкән

Татарстанда М7 трассасының 771нче километрында 18 пассажиры булган автобус һәм «КамАЗ» йөк автомобиле бәрелешкән.

ММЧ мәгълүматлары буенча, автобус Казан – Буа маршруты буенча барган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе – автобус йөртүченең дистанцияне үтәмәве, дип фаразлана.


Нет комментариев