Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

18 яшьлек кыз баласын аэропорт бәдрәфендә тапкан һәм ташлап калдырган

Җирле аэропорт хезмәткәре тере сабыйны унитазда тапкан.

Фото Катяның социаль челтәрләреннән алынды.

Соңрак ачыкланганча, аны Мәскәү астындагы Электростальдә яшәүче 18 яшьлек турист Екатерина тапкан һәм шунда калдырган.

Баланы коткарып калуда вакыт мөһим роль уйнаган. Җыештыручы нарасыйны Катя белән Елена (Катяның үз анасы) бәдрәфтән чыкканнан соң 12 минут узгач тапкан. Хатын-кызларны видеокүзәтү камералары буенча ачыклаганнар. Алар инде Мәскәүгә очарга әзерләнгән булганнар.

Кызның атасы – Алексей консул белән элемтәгә чыккан. Екатеринаны хастаханәгә салганнар, әнисен прокуратурага алып киткәннәр. Кызының йөкле булуын ата кеше белмәгән һәм аның тормыш-иптәшенә дә бу хакта прокуратурада гына билгеле булган, имеш.

Яңа туган баланың әтисен Алексей берничә тапкыр күргән – ул аларга кунакка килгән булган, үзен әдәпле тоткан. 

Бу вакыйгада җавапларга караганда сораулар күбрәк. Әнисе ничек итеп йөкле кызының башка илгә очып китүенә юл куйган? Яки Катяның йөкле булуы турында хәтта Елена да белмәгәнме?

Россиялеләргә нәрсә яный, әлегә билгесез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев