***
Омскида 16 яшьлек кызны яңа туган улын үтерүдә гаеплиләр – ул баласын хостелда тапкан, аны буып үтергән һәм гәүдәсен чүп чиләгенә ташлаган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, барысы да 17-18 июльдә булган. Яшьүсмер кыз мөстәкыйль рәвештә кунакханәнең ванна бүлмәсендә сәламәт малай тапкан, ләкин аны тәрбияләргә теләмичә сабыйны буып үтергән, пакетка төреп, чүп-чар савытында калдырган.
Мәетне бүлмәләрне җыештыручы тапкан. Үлемнең төгәл сәбәбен экспертизадан соң ачыклаячаклар. Яшүсмергә каршы яңа туган баланы үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Нет комментариев