16 февральдә беренче тапкыр ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева турыдан-туры эфирда COVID-19 вакцинациясе турында фикер алышачак
16 февральдә беренче тапкыр ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева турыдан-туры эфирда COVID-19 вакцинациясе турында фикер алышачак һәм татарстанлыларның актуаль сорауларына җавап бирәчәк.
Бу хакта яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча республика оператив штабы хәбәр итә.Беренче эфирның темасы - «Вакцинация - COVID-19 авыр агымыннан котылу: ни өчен прививка хроник авырулары булган кешеләр өчен мөһим?».
Онлайн-трансляция 11:00 сәгатьтә башлана. Эфир COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча ТР Оператив штабы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы @minzdravrt аккаунтларында узачак.
16 февральдә булачак эфир чакырылган экспертлар катнашында вакцинация темасы буенча атналык турыдан-туры трансляцияләр сериясенә старт бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев