Юл эшләре барышында Төзелеш урамын киңәйтү буенча шәһәрне туендыручы инженерлык системаларын алыштыру кирәклеге ачыкланды.
Бу киләчәктә юл участогының тулы көченә эшләвен тәэмин итәргә һәм көтелмәгән ремонт эшләрен булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Объектта 17 берәмлек техника эшли: экскаватор, бульдозер, грейдер, автосамосваллар һәм фронталь төягеч. Юл төзүчеләр тәүлек буе диярлек эшли, шул исәптән 10 метр тирәнлектә.
Тест режимында юлны ачу 1 сентябрьгә кадәр планлаштырыла. Алга таба керү юлы аша боҗра хәрәкәтен оештыру эшләре күз алдында тотыла.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев