10 яшьлек малай самокатта канауга егылып төшкән һәм вафат булган
Бала самокатта йөргән вакытта идарәне югалта.
Санкт-Петербургта 10 яшьлек малай самокатта канауга егылып төшкән һәм нәтиҗәдә алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.
Әлеге хәл Выборг районы Парголово бистәсендә булган.
- Егылу нәтиҗәсендә бала җитди җәрәхәтләр алды. Ул ашыгыч ярдәм машинасында вафат булды, - дип уртаклашты басманың әңгәмәдәше.
Хокук сакчылары булган хәлнең шартларын ачыклый. Тикшерүдән соң җинаять эше ачу турында карар кабул ителәчәк.
Билгеле булганча, яшүсмер әбисе белән туганнарында ял иткән.
«Известия»дән тәрҗемә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев