Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

1 гыйнвардан пенсияләр артачак: Татарстанда кемгә кагыла бу?

2026 елда пенсияләр индексацияләнәчәк.

Республика пенсионерлары нинди өстәмәгә исәп тота ала?

1 гыйнвардан Татарстан пенсионерларының пенсияләре 7,6% ка индексацияләнәчәк. Бу күрсәткеч инфляциядән югарырак булачак, ул 6,8% дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу бары тик иминият пенсияләренә генә кагылачак, социаль пенсияләрне 1 апрельдән арттырырга планлаштыралар.

Димәк, иминият пенсияләре күләме уртача 2 мең сумга артачак.

Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы булырга, шулай ук ким дигәндә 30 пенсия баллы тупларга кирәк. индивидуаль пенсия коэффициенты аз гына җитмәсә, балларны ирекле кертемнәр кертү юлы белән сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев