Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 745 яшел үзәнле Казан табибларында бушлай консультация узды

Ай дәвамында Яшел Үзән районы территориясендә М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы эшләде.

Башкала белгечләренә кабул итүгә Түбән Карамалы, Норлат, Олы Ключи, Васильево халкы язылды. Моннан тыш, шулай ук Яшел Үзәннән һәм күрше торак пунктлардан пациентлар кабул ителде.

Күчмә поликлиникада тар юнәлешле төрле белгечләр эшләде, кан тамырларын тикшертергә, УЗИ, эхокардиоскопия һәм лаборатор тикшеренүләр узарга мөмкин иде.

Бер айда Казан табиблары 1 745 пациент кабул итте шуларның 1103е – өлкән яшьтәге кешеләр. 131 кеше район үзәк хастаханәсенә һәм М.Н.Садыйков исемендәге 7нче ДКБга өстәмә тикшеренүләргә җибәрелде, 124 пациентка хастаханәдә дәваланырга киңәш иттеләр.

Яшел Үзән районы халкы башкала табибларына рәхмәт белдерә.

ЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев