Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 959 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 610ысы – шәһәрдән, 349ы районнан булган.

366 кешене госпитализацияләгәннәр: 383е – шәһәрдән, 83е – районнан.

Комаров урамында дус кызы сугудан баш мие селкенгән 13 яшьлек кызга ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчене травматология бүлегенә китергәннәр.


Малая Красная урамында ботына билгесез кеше пычак кадаган 40 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.


Мизиново авылында түбәдән егылып төшеп, баш мие җәрәхәтләнгән 34 яшьлек ир-атка ашыгыч ярдәм таләп ителгән. Аны травматологиягә алып килгәннәр.


Төзүчеләр проспектында 55 яшьлек исерек ир-атның кулбашын эт тешләгән. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев