Шуларның 534е – шәһәрдән, 349ы районнан булган.
324 кешене госпитализацияләгәннәр: 216сы – шәһәрдән, 108е – районнан.
Северная урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие селкенгән, борын сөяге сынган 65 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Комаров урамындагы автобус тукталышында билгесез кешеләр кыйнап, кабыргалары сынган 55 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Норлатта чыккан янгында ток суккан 66 яшьлек ир-ат янына чакыру алынган. Әмма ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче зыян күрүче җан тәслим кылган.
Васильевода аягын эт тешләгән 18 яшьлек кыз янына чакыру булган. Аны Васильево хастаханәсенә китергәннәр.
Нет комментариев