03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 1042 чакыру кабул итеп алган
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте 1042 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 553е – шәһәрдән, 489ы районнан булган. 304 кешене госпитализацияләгәннәр: 228е – шәһәрдән, 76сы – районнан.

Карамалы Тауның Пушкин урамында боты җәрәхәтләнгән 30 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.
Яңа Тура авылының Мәктәп урамында 78 яшьлек хатын-кызның битенә һәм күзенә күршесе балоннан газ сиптергән. Нәтиҗәдә күзләре һәм бите пешкән зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр.
Заикин урамында ире кыйнаудан баш мие селкенгән 54 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны медиклар травматология бүлегенә китергән.


Нет комментариев