Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зур ут энә очы кадәр очкыннан башлана ул

Карлар эреп беткәннән бирле җирнең яңгыр күргәне юк.

Узган елдан калган үләннәр шатырдап кипте – коп-коры һәм шуның белән куркыныч та, ут-очкын тимәсә дә янып китәр төсле.
 

🗞Газетабызның узган санында да бу темага язган идек, инде тагын, хөрмәтле райондашларыбыз, сезне ут-күздән аеруча сак булу кирәклеге турында искәртергә сәбәп булды. Узган ялларда Олы Карагуҗа авылы янында үлән янды.

Болай да дөрләп янган һәм күбрәк мәйданны колачларга тырышкан ялкын, көчле җил һәм коры һава торышы аркасында якын-тирәдәге торак пунктлар – Зур Ключи һәм Олы Яке ягына таба тагын да тизрәк тарала.
Мондый афәт авылларга куркыныч тудырганда халык, янгын сүндерү хезмәткәрләренә генә ышанып, кул кушырып утыра ала димени?! Юк, әлбәттә! 

Мондый хәвеф-хәтәр вакытында халык һәрвакыт бердәм ул, битарафлар юк. 500 метрга таралган ялкынны уртак тырышлык һәм көч белән сүндерәләр, шөкер, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

📍Бу юлы да янгынның беренчел сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Никадәр гыйбрәтле һәм фаҗигале хәлләр турында языла, күрсәтелә. Зинһар сак булыйк әле. Зур ялкынның энә очы кадәр очкыннан, инде сүнгән дип ташланган кечкенә генә тәмәке төпчегеннән башланганын онытмасак иде.🙏🙏

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев