Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Замалиев Наил Нургәрәй улы 90 яшьлеген каршы алды

25 июньдә Татар Әҗәле авылында туып үскән, күп еллар Норлат авылында яшәүче Замалиев Наил Нургәрәй улына 90 яшь тулды.

Наил Нургәрәй улы 30 елдан артык милиция, "полиция" хезмәтенең төрле бүлекчәләрендә хезмәт иткән. Тормыш иптәше Дамирә апа белән бер кыз, 2 ул тәрбияләп үстергәннәр. Тик бүгенге көндә, кызганычка каршы, аларның бер улы белән бер кызы гына исән. 4 оныклары, 3 оныкчыклары бар.

Юбилярны Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев исеменнән Норлат авылы башлыгы Илдус Саттаров котлады. Аның гаиләсенә сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле гомерләр теләделәр.

Без дә әлеге матур теләкләргә кушылабыз. 

Фото: Илдус Саттаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев