Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җыр ул кешене яшәтә дә, яшәртә дә!

Бишнә мәдәният йортының үзешчән сәнгатендә һәм мәдәни чараларында актив катнашучы ханымнар белән якынлашып килүче Әниләр көненә багышлап, җырлы-уенлы кичә үткәргәннәр.

Йон эрләүдә ярышканнар, татар халык биюләрен башкарганнар һәм, әлбәттә, татар җырларын җырлап, дөнья мәшәкатьләрен азга гына булса да онытып, чын мәгънәсендә күңелләре белән ял итеп, рухи азык туплап кайтканнар. Килгән һәркем бәйрәмнән җылы, күркәм, искиткеч рәхәт кичә булды, дип таралышкан. Мондый очрашулар бүгенге көндә бигрәк тә тансык шул. Күңел күтәренкелеге өчен әллә ни кирәк тә түгел, туйганчы бер җырлау да җитә. Җыр ул кешене яшәтә дә, яшәртә дә!

Бишнәлеләр барлык әниләрне дә якынлашып килүче бәйрәм белән котлый. Саулык, һәр гаиләгә тынычлык насыйп булсын иде дип телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев