Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районыннан җиде яшьлек Диананың хыялы тормышка ашты!

Октябрьский бистәсеннән укучы кыз бүген Яңа ел бүләге алды. Озак көтелгән велосипедны аңа Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков исеменнән республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов бүләк итте.

Үзенең хыялы - велосипед турында Диана "Теләкләр Елкасы" хәйрия проектына хатта язган. Аның теләген тормышка ашыручы тылсымчы ролендә сәламәтлек саклау министры булды. Диана беренче сыйныфта укый. Аның дүрт энесе һәм өч кыз туганы бар.

Трофимовларның күп балалы гаиләсе Яңа ел могҗизасы һәм балалар хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге булган “Теләкләр Чыршысы” проекты өчен Марат Наилевичка чын күңелдән рәхмәтле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев