Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хезмәтләренә күрә бәясе

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын йомгак­лауга багышланган тантана булып узды.

Биредә фәнни секцияләр, күргәзмәләр, мас­тер-класслар оештырылды, шулай ук хезмәт алдынгыларын билгеләп үттеләр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узган чараны районыбыздан бер төркем делегация тамаша кылды. Илһам Шакиров исемендәге зур залда республикабызда яшәүче дистәләгән иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре тәбрикләп үтелде.

«Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» исеменә Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинованың лаек булуы бик тә урынлы. Якташыбызның мондый дәрәҗәле исем алуы гаҗәп тә түгел төсле. Чөнки аның озак еллар бар күңелен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлап, берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч, авыл халкын җәлеп итәрлек чаралар уздырып, рухи яктан баетып иҗат итүе күпләргә үрнәк булып тора. Афәрин! Хезмәтенең татлы җимеше инде бу. Рәзинә Барый кызына 50 мең сумга сертификат тапшырылды.

Авыр хезмәтемне күреп, югары бәяләгәннәре өчен мәдәният өлкәсендәге җитәкчелеккә олы рәхмәтләремне белдерәм. Киләчәктә тагын да дәртләнеп, ялкынланып иҗат итәргә насыйп булсын – дип, шатлыгы белән уртаклаша Рәзинә Сәйфетдинова.

Шулай ук Зур Ключи мәдәният йорты да бүләкләнүчеләр арасында. «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан мәдәни-ял итү тибындагы иң яхшы учреждение» номинациясендә җиңгән Зур Ключи мәдәният йортына 100 мең сумга сертификат тапшырылды.

Быелның гыйнварында Зур Ключи мәдәният йорты 2022 ел йомгак­лары буенча «Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе» конкурсында катнашып, «500 һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән торак пункт­ның авыл мәдәният йорты» номинациясендә призлы урын яулаган иде.

Бүләккә без кирәкле музыкаль аппаратура – микшер һәм ике микрофон сатып алдык. Ә бу җиңү авылның барлык халкы һәм бердәм командамның казанышы. Барысына да рәхмәтлемен», – дип уртак­лаша Зур Ключи мәдәният йорты мөдире Сергей Гришин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев