Хезмәтемнең - татлы җимеше
«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Татарстанда, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын йомгаклау тантанасы булып узды.
- Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узган чараны районнан да бертөркем делегация тамаша кылды. Илһам Шакиров исемендәге зур залда республикабызда яшәүче дистәләгән иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре тәбрикләп үтелде.
"Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" исеменә мин дә лаек булдым. Авыр хезмәтемне күреп югары бәяләгәннәре өчен мәдәният өлкәсендәге җитәкчелеккә олы рәхмәтләремне белдерәм, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.
Чын күңелдән котлыйбыз, Рәзинә ханымны. Алда тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев