Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Халык мәдәниятенең күптөрлелеге»

Балаларны милли мәдәни рухта тәрбияләү максатыннан,китапханә белән берлектә «Халык мәдәниятенең күптөрлелеге»дигән милли мәдәният сәгате уздырдык.

Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин:” Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас”,- дип язып калдырган.

 
Безнең бурычыбыз халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, балаларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру. Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру- туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу; халык авыз иҗатын- әкиятләр, мәкаль- әйтемнәр, табышмаклар, бишек җырларын белү; шигырьләр, җырлар өйрәнү; туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз.

 Балаларда үз милләтенә карата хөрмәт уята алсак, киләчәктә ул балада башка милләт халкына, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәттә булган толерант шәхес тәрбияләп булачак. Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуга карамастан- барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф- гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә өйрәтәбез.

 

Чыганак:Олы Яке мәдәният йорты Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев