Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильеволылар бассейнлы булачак

Михаил Афанасьев Васильевода бассейн төзелешен тикшерде.

Спорт объектын төзү буенча әзерлек эшләре агымдагы елның мартында башланды. Бүген биредә мәйдан, якын-тирә территория чистартылган, бассейн касәсе астына фундамент салынган. Комплекста алар ике булачак: өлкәннәр өчен 25 метрлы һәм сабыйлар өчен 12,5 метрлы бассейн.
– Бурыч – барлык эшләрне дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару. Бу якындагы территориягә дә кагыла. Васильевода яшьләр талантлы, спорт белән дус, актив тормыш рәвеше алып баручы кешеләр күп. Бассейнга ихтыяҗ күптән бар иде һәм хәзер куелган максатларны иң югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыру мөһим, - дип билгеләп үтте район башлыгы бистәдә эш сәфәре барышында.
Проект буенча объектны агымдагы елда тапшыру планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев