Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевода янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм акциясе узды

Күптән түгел булган янгында милекләрен юкка чыгарган Васильево гаиләсе турындагы пост социаль челтәрләрдә бик тиз таралды.

Бүген 11.00 сәгатьтә Ветераннар йортына бөтен Яшел Үзән районыннан битараф булмаган кешеләр килде. Азык-төлек җыелмалары, өй текстиле, көнкүреш техникасы, кием-салым һәм савыт-саба зур булмаган залга тиз тулды.


- Бүген безгә шулкадәр кеше килде, бу ниндидер могҗиза! Мин һәркем алдында башымны иям һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм. Рәхмәт сезгә! - диде күз яшьләре белән Светлана.

Ленин урамындагы 44нче йортта булган янгында икенче катта яшәүче яшь гаилә дә зыян күрә. Хәзер аларның фатирында идәннәр юк, стеналарда корым катламы, ә әйберләр ачы төтен белән тулган. Активистлар бу гаиләгә ремонт ясау белән ярдәм итү мәсьәләсен хәл итә.

Акция барышында җыйналган гуманитар ярдәмне янгыннан зыян күрүчеләр арасында бүлештеләр. Үлчәме буенча туры килмәгән кием-салым һәм аяк киеме "Обычные люди" хәйрия фондына тапшырылачак.

Раштуа белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев