Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево бистәсендә волонтерлык эше актив бара

«Сәламәтлекләре чикле балалар да, ярдәмгә мохтаҗ олылар да, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз да безнең күз уңында»

17 июль көнне без – Василь­е­водан МХО волонтерлары, остазлар һәм әниләре белән авыру балалар, 16 кеше дүрт машинада Лаешка кунакка бардык.
Безне, Гаилә елына багышлап, «Денежкин» исемендәге шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Сәлим кызы Лезина чакырды. «Державин» исемендәге музейга экскурсия ясадылар, яхшы концерт күрсәттеләр. Очрашу бик җылы булды. Зур түгәрәк өстәл артында бер гаилә булып чәйләр эчтек. Безнең остазларыбыз күргәзмә оештырды, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды.
Кызыбыз Диана Гибнасыйрова татар халык биюен күрсәтте, ә «Ялкын» ансамбле кызлары җырлады. Оста биюе өчен Диана шәфкатьлелек ордены рәисеннән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
Кызганычка, вакыт бик тиз узды, өйгә кайтыр вакыт җитте. Хуҗалар белән саубуллашып, «Зөләйха күзләрен ача» кинофильмы төшерелгән урынга юл алдык, Кама елгасында су коендык.
Безгә шундый ял оештыруда зур ярдәмлекләре «Наратлык» шифаханәсе баш табибы Фоат Гатинга, депутат Азат Нигъмәтуллинга, ветераннар Советы рәисе Татьяна Матерковага әҗер-савап булып, үзләренә кайтсын. Безне шатландырган өчен Аллаһ аларны нык­лы саулык, озын гомер, җан тынычлыгы белән бүләкләсен.
 

Зөһрә Сәетбатталова.
Васильево бистәсенең «Йөрәктән-йөрәккә» волонтерлык оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев