Узган атнада Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында күчмә флюорография эшләде
- Авылдашлар бердәм булып ФАП янында жыелдылар. Өлкән кешеләрне машиналарга утыртып алып килделәр. Үзебезнең сәламәтлегебезгә битараф булмыйк! Фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәбез, – дип сөйли Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Заманча цифрлы аппаратта флюорография ясатканда 0,015 миллизиверт нурланыш алына. Мондый дозаның организмга зыяны юк. Флюорографияне һәр кешегә елга бер тапкыр ясатырга кирәк. Сурәт яхшырак чыксын өчен, алдан кимендә бер сәгать ашамаска, муеннан барлык бизәнү әйберләрен салырга, чәчне җыярга кирәк. Сулышны тирәнрәк алган һәм озаграк тоткарлаган саен сурәт яхшырак чыгачак.
15 яше тулмаган балалар, йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, җитди күрсәтмәләр булмаганда, флюорография ясамыйлар.
Фото: Наҗия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев