Бу сүзләрне укыгач, күз алдына кышкы авылның кабатланмас җылылыгы килеп баса:
- «Казылган окоплар, кар белән тулган ишек алды, чана-чаңгы шуу, кичкә кадәр урамда уйнау… Көннең ничек үткәнен дә сизми идек! Күрше балалар белән кар өемнәреннән ныгытма ясап, “сугыш” уйнаган чаклар хәтердә әле дә саклана.
Мәктәптән кайтуга, өй эшен тиз генә бетереп, яңадан урамга ашкыну — иң зур бәхет иде. Авыл гөрләп тора, урам тулы балалар тавышы… Ә хәзер ул мизгелләрне сагынып искә алабыз», — дип сөйли ул.
Чыннан да, ул вакыттагы кышлар башкачарак, кары да тылсымлырак кебек иде, килешәсезме?
Нет комментариев