Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ул эш режимын клуб мөдирләре үзләре хәл итәме икән

Яңа елны авылда каршы алдык.

Туган йортта, әти-әни, туганнар белән җыелуга җитәме соң?! Элеккечә клубка чыктык, концерт карадык, лотерея уенында катнаштык. Әле бер кызган килеш 12дән соң да чыгып, биеп кермәкче идек. Төнлә клуб ачылмый дип, кәефне төшерделәр.

Бер үк районда яшибез һәм бер үк мәдәният идарәсенә караучы клублар ник төрле режимда эшли икән, шунысын аңламадым. Чөнки күрше авылда ел саен мәдәният йорты ачыла. Халык рәхәтләнеп күңел ача.

Ул эш режимын клуб мөдирләре үзләре хәл итәме икән? Иии, элеккеге гөрләп торган чаклар сагындыра да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күрше авылга бардыгызмы соң биергә