Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Тоз капчыгы чайкап аш пешердем» - Фәридә апа Вәлиуллина

Алар да инде хәзер бик аз калып бара. Шуңа да һәр сүзләре, һәр хатирәләре, алар белән аралашкан һәр мизгел кадерле. Алар – бала чаклары бик кырыс, рәхимсез вакытка туры килгән тыл ветераннары.

Без балалар идек,

Бәләкәйләр идек,

Сугыш безне этеп үстерде.

Яшен кебек яшьнәп,

Күзләребезне яшьләп,

Газап-михнәтләрне чиктерде.

(Зөфәр Абдуллин)

Алар да инде хәзер бик аз калып бара. Шуңа да һәр сүзләре, һәр хатирәләре, алар белән аралашкан һәр мизгел кадерле. Алар – бала чаклары бик кырыс, рәхимсез вакытка туры килгән тыл ветераннары.  

Әйе, корал тотып, «уррра» кычкырып дошманнарга каршы күтәрелмәгәннәр, әмма бер мәшәкатьсез курчак уйныйсы яки агач атка атланып урамда чабасы урынга, кечкенә генә көчсез гәүдәләре белән зурлар белән беррәттән, мең мәшәкать төялгән тормыш арбасына җигелгәннәр. Һәм фронттан Җиңү белән кайткан якыннарын, авылдашларын хәлсезләнгән, әмма исән хуҗалыклары белән каршы алганнар.

Акъегет авылында улы Илһам белән килене Сөмбел гаиләсендә кадер-хөрмәттә бәхетле картлык кичерүче 96 яшьлек Фәридә апа Вәлиуллинага сугыш башланганда 11 яшь була. Моңарчы да язмыш башыннан сыйпап тормаган кызның тормышы тагын да авырлаша. «Бәхетле балачак» төшенчәсен якты хыялларында гына күзаллаган кызга бик иртә олыгаерга туры килә. Чөнки аңардан ике генә яшькә кечерәк энекәше Фәрит турында да кайгыртырга кирәк була.

Аларның әниләре Фәйрүзә өченче баласын тапкач, тернәкләнә алмыйча, апалы-энеле ике нарасыен ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома. Әтиләре Сәлахка берсенә 4, икенчесенә 2 яшьлек кечкенә балалар белән ялгызына авыр була һәм ул Норлаттан үзенә яшь хатын итеп Нурлыкамалны алып кайта. Үги ана кулы астында гомер иткән 16 елны Фәридә апа шушы яшенә җиткәч тә ачынып искә ала. «Сугышны, үги ананы беркемгә дә Ходай күрсәтмәсен», – ди ул.

1941 елны ук әтиләрен сугышка алып китәләр. Әмма ул бер елдан яраланып, бер кул белән кайта. Складта эшләргә кеше булмаганлыктан, аны шунда билгелиләр. Ләкин әтиле тормыш озакка бармый, кулының бармаклары селкенә башлагач, алты айдан гаилә башлыгын кабат фронтка озаталар. «Әти безне кочаклады да, балалар, башка кайта алмам инде, күрешә алмабыз инде, дип саубуллаша. Аны машинадан ашыктыралар. Әтине сугышка озатуларым хәзер дә намазымны бүлеп керә», – ди Фәридә апа.

Башка балалар кебек белем алырга да мөмкинлеге булмый кызның. Үги анасының аны мәктәпкә йөртәсе килми, эшләргә куша. Шуңа, Фәридә апа дүрт класс кына укый ала. Аны яшелчәгә чүп утарга чыгара башлыйлар. Бераз үскәч, бригадага алалар.

– Эшләүчеләргә бер стакан вика оны бирәләр иде. Ул кап-кара, анда оны да юк иде инде, нәкъ ком кебек, савытның төбенә төшә дә утыра. Бик аптырадык ул вакытларда ашарга. Аннары яртышар кило ипи бирә башладылар. Хәлебезне аңлап, энекәшне дә фермага эшкә алдылар, атларны җигүгә өйрәтергә. Аңа да шуның кадәр үк ипи бирәләр. Менә шунда ипи ашый башладык. Бер нәрсә дә булмаган вакытлар бар иде, ни тоз юк, ни шырпы... Буш тоз капчыгы табып алдым. Шуның эченә ике тустыган су салып чайкыйм да, шул суда аш пешерәм. Өч көнгә җитте. Әле чатлыгында катып калган тозны, матурын, күрше апага да кертеп бирдем, аның да юк бит, – дип, хатирәләрен яңартты Фәридә апа.

– Аннары, яз көне кар беткәч, кырга, бәрәңгегә барырга җайлаштык. Берсендә без бәрәңге җыеп кайтканчы ташу төшкән, тездән салкын суны ерып кайтырга туры килде. Үзебезне агызып китмәсә ярый инде, дип курыктык, ташкыны көчле бит, без кечкенә. Тизрәк теге өшегән бәрәңгенең кабыгын әрчибез дә, изәбез, табага коймак кебек итеп салабыз. Ашыйсы килә. Кушырга башка бернәрсә дә юк. Әле әз генә булса да маең булса ярый. Бакча башында, өстә, сарык асрый торган кеше бар иде, аңардан бер кадак май алып төштек. Бер кило алырга акча юк. Ашка да шул май, бәрәңге пешерергә дә. Ашка шул өшегән бәрәңге янына кычыткан салып җибәрәм инде, шулай шулпа ясыйм. Ярады инде шул тамак ялгарга, ярады. Әле бит мичкә дә ягарга кирәк. Утын да юк. Берсендә дүртәү (бер хатын сеңлесе белән, энекәшем Фәрит) менеп киттек зират өстенә. Каеннарны кистек. Кайсы якка ауганын да белмибез, әле ярый өстебезгә төшмәде. Энем кар көрәп, юл ача, без агачны өчәр метр итеп кисәбез дә, алып чыгабыз. Аның өчен эч пошты инде. Соңрак мулладан белештек, нужадан кискән өчен гөнаһысы булмый, дип аңлатты. Үги ананы окоп казырга җибәрделәр. Аның җәберләүләреннән берәзгә булса да котылып торырбыз дигәндә, безнең янга юләр карчыклы картны керттеләр. Балаларга баш-күз булып торырлар диделәрме икән, ә алар безнең котны алды. Берсендә шул Гаишә карчык үлгән тавык күтәреп кайткан, шуңардан ашарга пешерергә куша. Өскә дә, аякка да кимичә, өч төтен аркылы яшәгән әбиләргә йөгердем (әтинең әнисе). Энемнең башына сулы тустыган белән суккан. И, булды инде хәлләр. Үзебезнең нужа гына җитмәгән, авыл Советы шулар белән дә бәгырьне корытты. Аннары үги әни кайткач, аларны куып чыгарды.

Бу хатирәләр Фәридә апа тормышының бик кыска мизгелләре генә. Ә барлык башыннан кичергәннәрне сөйләтә башласаң, ничә томлык китап чыгар иде икән? Бәхеткә, әтиләре сугыштан исән кайта. Үги ана да бу гаиләдә озак тоткарланмый, 16 ел бергә гомер иткәннән соң, Сәлахетдин абыйны һәм балаларны ташлап, чыгып китә.

Язмам герое башыннан кичкән михнәтләр ул чор балаларының берсен дә читләп үтмәгән – сугыш авырлыкларын ил белән күтәргәннәр һәм тылдагы тырыш хезмәтләре белән җиңүгә зур өлеш керткәннәр. Фәридә апа да көне-төне кырда эшли, өйгә әтисе белән энесенә ашарга пешерергә генә кайта...

(Кыскартып бирелде)

Язманың ахырын газетабызның №22 (10.06.2026) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев