Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үткәннәргә мәдхия

2022 ел – Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде.

Халкыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сак лау максатыннан, безнең Күгәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Безнең мирас» дип исемләнгән төркем эшли. Бирегә балалар бик теләп йөри. Язгы каникулны балалар аеруча көтеп алды. Мәдәният йортында «Күңелле каникуллар» атналыгы, ә китапхәнәдә «Күңелле каникул – яхшы китап белән» дигән чаралар үтте. Клубыбыз бу көннәрдә умарта оясын хәтерләтте, көн саен 20-25 бала мәш килде. Әле авылыбызның жор теллеләре «Нештатный артистларыгыз» дип шаярттылар. Бигрәк тә шәһәрдән каникулга кайткан балалар теләп йөрде. «Әллә тозлы су сиптегезме, балаларның кайтасылары да килми», «И, оныкларыбызны күрмичә дә калдык», – дип сөйләшеп ала әбиләр. Балаларның ялларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү өчен төрле чаралар оештырылды. Саф һавада сәламәтләндерү, хәрәкәтле уеннар, күңелле стартлар, бию кичәләре, әкият ләрне сәхнәләштерү, сәнгатьле һәм оста китап укучы бәйгесе. Бу каникул көннәрендә «Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син» дигән девиз астында эш алып бардык.
Һәр авылның үз тарихы, йолалары булган кебек, Күгәй дә искәрмә түгел. Халык та үткәннәр турында төрле риваятьләр сакланган. Балаларны «Күгәй» дигән сүз ни аңлатуын, Күгибик бабай турындагы риваять белән таныштырудан башладык. Борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштыру эшләрен алып барабыз. «Шәҗәрә» бәйрәмендә самовар, чиккән сөлге, урак, кулдан эшләнгән урындык турында сөйләргә әби-бабайларыбызны җәлеп иттек. Мөзәйнә апа Ямалиевага экскурсиягә бардык. Мөзәйнә апа балаларга киледә алма төеп, алма оны ясап, хәзергәчә әйтсәк, мастер-класс күрсәтте. Киле, кисаб сүзләре белән сүзлек запасын баеттылар, элек киленнең зур вазыйфа башкаруын белделәр. Ә балаларга кызык, битараф басып тормыйлар, күзләре очкынлана. Ә соңыннан Мөзәйнә әбиләре алма оныннан ясалган ләвеш белән сыйлады.
Яшүсмерләргә гореф-га дәтләргә нигезләнгән йолаларны өйрәтү безнең бурыч булып тора. Юкка гына, «Үткәнен белмәгән халыкның – киләчәге юк» димиләр. Алдагы көннәрдә дә халкыбызның телен, рухи кыйммәтләрен, йолаларын саклап, бердәм булып эшләргә, яшәргә язсын.
Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев