Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тавилә апа Гыйрфанова: «Иң бәхетле чак – балалар таралмаган вакыт»

Унике яшьтә җиде сыйныф тәмамлап, авыл хуҗалыгында хезмәт юлын башлаган буын, мәктәптә такта сөртүдән дә зур проблема ясаучы бүгенге яшьләрдән нәрсәләре белән аерылып торды икән? Әлбәттә, эшләүне – тормышның аерылгысыз өлеше һәм табынның бары тик шулай гына икмәкле булуын бик яшьли аңлаулары белән.

Әле унике яшь дип, зурайтып язганмын икән. Күгәйдә гомер кичерүче Тавилә апа Гыйрфанова үзләренең инде бишенче сыйныфта укыганда ук яшелчәчелектә хезмәт итә башлаулары турында сөйләде.

– Бер зур кызга бер укучы кызны беркетәләр иде. Чүпне утыйбыз, буразнаны чыккач, шуны өябез. Аннары, җыелгач бәйләп куябыз. Кич кенә, эшне бетергәч, күтәреп кайтабыз өйгә – терлекләргә азык, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Аннары, җидене бетергәч инде зурлар белән беррәттән хезмәт итә башладык. Шунда землянкада сөт, чәй эчәбез, дежур кызлар ботка да пешерә. Ул вакытта авырлыктан зарлана да белмәгән, шулай тиеш булган. Кайда җиңел, кайда рәхәт булган? Сугыштан соңгы еллар бит. Үзебезчә күңелле итеп, дус-тату яшәдек. Ул вакытта председатель Зәйнәп апа Садыйкова, мине сарыклар карарга күчерде. Төнге икедә торып чыгабыз фермага, бәрәнлиләр. Кичләрен, эш беткәч тә кайтып китмибез, утырабыз.

Бүгенге көндә Күгәйнең хөрмәтле акъәбисе, килене янәшәсендә матур картлык кичерүче Тавилә апа үзе Айдар авылында туып үскән. Булачак ире күршеләренә килеп йөри торган булган һәм күрше апасы аңа Тавилә турында әйткән. Егет аны күрү өчен чаңгы белән фермага да килгән, хәтта.

– Бер көнне кич дус кызым Рәмзия керде, эштән генә кайта торган булгандырмы, ертык халатларын кигән. Нигә килгәнен дә аңлап бетермәдем, бераз торды да, әйдә мине озатып куй инде, ди. Озатыр­га чыктым. Ә анда мине урларга көтеп торганнар икән. Шулай мине атка утыр­тып алып кайтып киттеләр Күгәйгә, – дип, елмаеп сөйли, килен булып төшкән мизгелләрен Тавилә апа. – Тәлгатьнең энесе белән апасы ул вакытта Казанда иде инде, мине төп йортка алып кайтты. Каенанам Хәдичә белән 25 ел бик тату яшәдек. Затлы карчык иде, беркайчан гайбәт сөйләмәде, киленнәреннән зарланучыларны яратмады. «Нигә сөйләргә инде аны, кеше төзәтәме инде синең киленне?» – дия иде. Урамыбыз белән бик дус яшәдек гомер буе. Эштән җыйнаулашып кайтабыз, бергәләшеп мунча керәбез, өйдә торучы әбиләр табын әзерләп тора. Тамак ялгыйбыз да, тагын эшкә чыгып китәбез. Әй, күңелле иде.

Тавилә апа килен булып килгәч тавыклар фермасында эшли, Күгәйдә андый биш ферма була. Аннары сыерлар сава. Соңыннан бозаулар карарга күчә. Гомерләр шулай ага тора, ике ул һәм бер кыз үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Ләкин бу гаилә капкасын ачы югалту хәсрәте урап үтми. Хәдичә апаны җирләгәннән соң ел да узмаган була, бер көнне Тавилә апага ире Тәлгать абыйны эшеннән хас­таханәгә алып китүләрен хәбәр итәләр…

Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №41 (18 октябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев