Җәйге бер матур көндә Тау Илендә яшәүче Зөлхия Илматова капкасын ачып кердек. Быел гыйнварда 80 яшен тутырган Зөлхия апа бүген дә җитез, җор телле, тормышны яратучы, эштән курыкмый торган ханым. Ә иң мөһиме – ул туган авылыннан башка үз тормышын күз алдына да китерми. – Тау Илендә тудым, шунда үстем, монда үләм, Аллаһ боерса, – ди ул елмаеп, әңгәмәбез башында.
«ӨСКӘ КИЕМ ЮК ИДЕ...»
Зөлхия апа ун балалы гаиләдә туа. Өчесе кечкенә чакта ук вафат була. Җидәү үсәләр, бүген исә икәү генә калганнар. Башта авыл мәктәбендә белем ала, аннан Норлатта укый. 8нче сыйныфны тәмамлагач, 9нчыга бару турында сүз чыкмый да диярлек, чөнки өскә кияргә кием юк. Ләкин Зөлхиянең белемгә омтылышын укытучылары да күреп ала. Класс җитәкчесе хәтта өенә килеп: «Син укырга тиеш!» – ди. Зөлхия апаның абыйсы Мари ягына эшкә китә һәм сеңлесенә кием алу өчен хезмәт хакын җибәрә. Шулай итеп, өр-яңа якалы пәлтә, плащ, мәктәп формасы пәйда була. Зөлхия яңадан укырга керә һәм, ниһаять, 10нчы сыйныфны тәмамлый.

Мәктәп еллары аның өчен белем белән генә түгел, сәхнә һәм спорт белән дә истә кала. Мәктәп хорында башлап җырлаучы итеп сайлыйлар. Ә чаңгы спорты буенча ул вакытта авылның иң җитез кызларының берсе була. Район ярышында беренче урын ала. Аннары Васильево, Казан, хәтта Уфага кадәр бара.
– Хәзер дә чабам, тик алай ук йөгереп булмый инде. Әмма миңа тиз кирәк, – дип көлә Зөлхия апа.
ШӘҺӘР АНЫҢ ӨЧЕН ТҮГЕЛ
Мәктәпне тәмамлагач, Зөлхия шәһәргә китә. Сәбәбе дә – яшьлек мәхәббәте. Очрашып йөргән егете Үрнәк бер кичтә башка кызны озатып куя. Зөлхия моңа үпкәләп, калага юл тота. Әмма шәһәр аның күңеленә ятмый. Авылда китапханә ачыла дигән хәбәрне ишеткәч, Зөлхия кире кайта. Албабадагы китапханәне Тау Иленә күчерәләр. Энекәше белән бергә китапларны авылга ташыйлар. Һәм аның тормышында китап, мәдәният, авыл кешеләре белән бәйле озын хезмәт юлы башлана.

«МИН АБЫНДЫМ, СИН АБЫНМА!»
Үрнәк исә шул арада теге кызга өйләнә. Тик яшьләрнең гаилә тормышы озакка бармый. Бер ел да яшәмичә аерылышалар. Зөлхия ул чакта клуб мөдире булып эшли. Авылда концертлар куялар. Үрнәк гармунда уйный. Зөлхиягә исә һаман бер үк җырны – «Зәңгәр күлмәк»не җырлатырга ярата. Зөлхия ул вакытта авыл Советында секретарь булып та эшли, читтән торып Алабуга училищесын да тәмамлый. Шул елларда аны шәһәр егетенә димли башлыйлар. Әмма бер көнне Үрнәк килеп:
«Мин абындым, син абынма!» – ди.
Зөлхиянең күңелендә яшьлек мәхәббәте сүнмәгән икән, ул аңа кияүгә чыгарга ризалаша. «Артымнан йөргән егетләр булды, әмма йөрәк аны көткән күрәмсең», – ди әңгәмәдәшем, яшьлек елларын искә алып.
Алар Рус Исламында бер ел чамасы яшиләр, биредә олы кызлары Зөлфирә туа. Анда булган ызбаны сүтеп, бүрәнәләрен Тау Иленә алып кайтып салалар. Чаллыга китү нияте дә була, әмма яшь гаиләне авылда калырга күндерәләр.
Үрнәк абый гомере буе электрик булып эшли. Гаиләне бәхеткә күмеп уллары Зөлфәт туа. Әмма бик кыска гомерле була шул. 21 яшендә, өйләнәм дип планнар корып йөргән егет, фаҗигале төстә вафат була. Шулай итеп, бердәнбер улларын мәңгегә югалталар. Әле дә ярый төп терәк һәм таянычлары Зөлфирәләре бар.

Зөлхия апа белән Үрнәк абый 36 ел бергә яши. Тирән картлыккача тигезлектә гомер итү һәркемгә бирелми шул. 70 яшендә пар канаты, авырып, бакыйлыкка күчә. «Хәзер дә сагынам!» – ди Зөлхия апа, ире хакында сөйләгәндә аерым бер җылы хис белән.
КАЙГЫНЫ ДА ЭШ БЕЛӘН КҮТӘРГӘН
Нинди генә сынаулар кичерсә дә, язмам герое тормыштан читләшми, күңел рухын сындырмый. Чөнки ул гел кешеләр арасында була. «Бу эшне башкарсаң, син генә ерып чыга аласың!» – дип, халыктан сөт җыярга кушкач та, каршы килми. Сигез ел иртәнге сәгать дүрттән торып хуҗалыктан сөт җыя, ат җигеп Албаба станциясенә илтеп тапшыра. Аннан китапханәгә кайтып, үз эшенә керешә. Ул елларда китапханә авылның үзенә күрә бер очрашу урыны да була. Телефоннар юк чак. Халык үлеп китеп китап укый. Шуңа да, моннан кеше һич кенә дә өзелми.

ҖЫРЛАГАНДА ЯШЬЛЕГЕНӘ КАЙТА
Клуб, китапханә, авыл Советы... Кайда гына хезмәт куйса да, сынатмый ул. Һәр яктан сәләтле кыз, нинди генә эшкә алынса да, бик җиңел ерып чыга. Ә җырлавы... Очрашу барышында Зөлхия ападан җырлап күрсәтүен сорадык. Ә ул икеләнеп кенә: «Җырлый аламмы икән инде», – диде дә, күңелендәге иң кадерле җырларның берсен искә төшереп, «Пар аккошлар»ны сузды. Аның моңлы тавышында, җырында яшьлек еллары да, мәхәббәт тә, сагыш та, авыл тормышы да чагыла.
ШӘҺӘРГӘ КИТӘСЕМ КИЛМИ»
Бүген Зөлхия апа үзе генә яши, әмма ялгыз түгел. Кызы атна саен кияве һәм оныклары белән кайтып тора.
Шәһәргә китәргә үгелиләр дә икән, әмма күңеле тартмый.
– Шәһәргә китәсе килми бер дә. Авылда күңелем тыныч. Күршеләрем бик әйбәт. Андый күршеләр беркая да юк, – ди ул.
Зөлхия апаның чәй өстәле янында диварга күзем төште. Кәгазь битенә язылган шигырь юлларын укыдым да, күземә яшьләр килде. Нинди мәгънәле юллар, әнисенең бөеклеген баласы гына шулай тасвирлый ала торгандыр. 5нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, директор урынбасары Зөлфирә Сәлахованың бик күп укучыларның яраткан остазы икәнен белә идем, тик шигырьләр иҗат итүе яңалык булды.

«Китәм, – дисең, – озак яшәлде бугай».
Син әйтүгә, үкереп лә килә елыйсы.
Китеп барсаң, кайдан алам соң мин?
Әни назын, әни җылысын.
Кызым, диеп, хәтта дәшүең дә,
Көч һәм куәт өсти йөрәккә.
Чакрымнарны урап кайтам, әни,
Синең җылың, назың кирәккә.
Күзләр күрмәс нәзек җепләр бәйли,
Ана белән бала арасын.
Әни исән булсын, 50дә дә,
Иркә сабый булып каласың.
Зөлхия Илматова кебек тырыш, булдыклы, белемле, күпкырлы талант ияләре авылның күрке дә, терәге дә. Ул гомер буе үзенә генә түгел, башкаларга да кирәк булып яшәгән. Ә бүген...«Әни», дип өзелеп торучы кызы, оныклары, якыннары янәшәсендә, күршеләре – терәк. Әле озак еллар шулай бер-берегезне сөендереп, һәр көннең кадерен белеп яшәргә насыйп булса иде.
Нет комментариев