Тау Илендә «Исәнме, Яңа 2026 ел» дигән концерт узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тау Илендә «Исәнме, Яңа 2026 ел» дигән концерт узды

***

31нче декабрь көнне Тау Иле мәдәният йортында «Исәнме, Яңа 2026 ел» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Программа матур жырлар, кызыклы уеннар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

–  Бәйрәм белән котларга Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Бәйрәмгә килгән авылдашларга, кайткан кунакларга зур рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйли Тау Иле клуб мөдире Гөлфинә Сәлахова.


Нет комментариев