Тау Иле авылында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм оештырганнар
Һәр халыкның үзенчәлекле мәдәнияты, гореф-гадәтләре, теле, тарихы бар. Халыклар бердәмлеге көне шушы санап үтелгән рухи кыйммәтләребезгә карата үзара ихтирам, хөрмәтне күрсәтү буларак та билгеләп үтелә.
- Бүген мәдәният йортыбызда балалар белән «Без бердәм көчле халык» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрдек. Балаларга бердәмлек көненең каян килеп чыгуы, аның әһәмияте аңлатылды. Төрле милләт кешеләренең дус һәм тату булып яшәве, илебез язмышында зур урын алып торуы турында яшьләргә аерым мисаллар китерелде. Дусларыбыз белән төрле уеннар уйнап, рәсем ярышлары уткәреп, рәхәтләнеп күңел ачтык, - дип сөйли Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев