Татар Танаенда ташу башланды
Безнең подписчикларыбыз видеоларына карасаң су иртәнге өчтән шактый күтәрелгән.
- Өйләргә керә башлады, - ди Рәшит абый Гаптерахманов. - Бик тиз килә су, Аллаһ сакласын, бик куркыныч.
Кичә Татар Танаенда техника җәлеп итеп Кубня елгасында затор бетерелде. Елга 5,1 метрга күтәрелде. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Яшел Үзән районы буенча ГО һәм ЧС идарәсе хезмәткәрләре, ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли.
♀Белгәнегезчә, Танай урынның рельефы шундый ки: авылга су керүдән бары дамба гына саклый ала.
- Бүгенге көндә бу проект бар, ул экспертиза һәм барлык кирәкле килештерүләр процедураларын узган. Акчаларны бүлеп бирү 2022 елда табигатьне саклау чаралары кысаларында карала, - дип җавап алдык район матбугат хезмәтеннән.
Булсын гына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев