Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае китапханәсендә — «А дан Я га кадәр — минем әлифбам» дигән мәгълүмат сәгате узды

Чара Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган иде.

23 май көнне, изге Кирилл һәм Мефодийны искә алу көнендә, балалар бу күркәм бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Укучылар бу көннең дистәләрчә еллар онытылып торуыннан соң, 1986 елда Россиядә янәдән торгызылуы, ә 1991 елда исә аңа дәүләт статусы бирелүе турында белделәр.

Китапханә фойесында махсус китап күргәзмәсе дә оештырылды. Килүчеләр хат язу тарихы, рус китапчылыгы һәм борынгы Русьтан алып бүгенге көнгә кадәр китапханәләрнең үсеш юлы белән таныша алдылар. Мәгърифәт утирәсе булган китапханәләр — бүген дә әдәбият хәзинәсен күз карасыдай саклый.

«Балалар өчен бу бик танып-белүле һәм кызыклы чара булды», — дип хәбәр итә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Флера Җамматова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев