Татар Танае авыл мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен, сәламәтлек көне уздырылды.
Чаранын девизы “Сәләмәтлек үз кулыбызда “. Мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Акмалова балалар белән сәламәтлек турында әңгәмә уздырды. Сәламәтлекне саклау һәр кешенең үз кулында булуына басым ясалды.Табышмаклар, викторина сораулары аша сәламәтлекне нәрсә тәшкил иткәнен ачыкладылар. Соңыннан "Врачта" дигән инсценировка күрсәтелде.
Нет комментариев