Татар Танае авылы мәдәният йортында өлкән буын кешеләре матур чарага җыелды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Танае авылы мәдәният йортында өлкән буын кешеләре матур чарага җыелды

Өлкәннәребезне бәйрәм көнендә генә түгел, һәрчак кадәреләп, хөрмәт итеп яшик.

Чара Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин котлавы белән башланып китте.

- Илләребез тыныч булсын, сугыш афәте булмасын иде дип, теләкләр теләдек, яшьлектә җырланган җырларны искә төшердек. Уеннар уйнап, җырлап-биеп вакыт сизелми дә узып китте - дип яза Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.


Нет комментариев