Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Татар Әҗәлесе авылыннан рәхмәт сүзләре килеп иреште

#әйтәмәле

Хәерле көннәр, кызлар! Сезгә рәхмәт әйтеп шалтыратуым иде. Бер әйтү белән безнең проблеманы чиштегез дә куйдыгыз. 

Норлат авылы Сабан туенда сезгә безне ничә еллар борчыган сорау белән мөрәҗәгать иткән идек. Татар Әҗәлесе авылында үзәк юл кырыйларын агачлар басып китте. Авылның икенче урамыннан чыкканда, үзәк юлдан килүче транспорт бөтенләй күренми иде. Аллаһ саклагандыр инде, чак кына фаҗигаләр дә булмый калды шуның аркасында. Менә шул агачларны күпме кисүләрен сорап йөрсәк тә, безнең гозерне колак аша гына уздырдылар.

Ильсия Мансуровна, Сезгә, ТКХ хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, берничә көннән агачларны кисеп, юлны чип-чиста итеп калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев