Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шунысына аптырыйм: көндез клубка кем йөри икән ул?

#әйтәмәле

«Әйтәм әле» сәхифәсен газета килүгә иң беренче укып чыгам.

Әле менә кичен клубта дискотека оештырылмый, дип язганны укыдым да, гаҗәпкә калдым. Соң, авыл яшьләре өчен бию кичәләре дә оештырылмагач, ул мәдәният йортлары ни өчен кирәк икән соң?! Мин үзем дискотекага йөрер яшьтән узган инде, концертлар оештырылса, бармыйча калмыйм. Тик яшь буынны да онытырга кирәкми торгандыр. Моң-зарга җавап итеп, эш вакытын язганнар. Шунысына аптырыйм: көндез клубка кем йөри икән ул?

Бәлки өлкән яшьтәгеләр киләдер, тик яшьләр ял итә, очраша, таныша һәм кавыша торган бердәнбер урын авыл җирендә элек-электән клуб булды. Яшьләр интернетта утыра дип акланырга түгел, ә аларны җәлеп итү юлларын эзләргә кирәк. Минем бу фикерем бер Норлат авылы мәдәният йортына гына кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев