Сүнчәләй авылында Физкультурачылар көненә багышланган футбол турниры узды
Мәйданда – футбол, табында – кайнар пылау!
Спорт бәйрәменә якын-тирә авыллардан биш команда җыелды. Ярышта Сүнчәләйнең ике командасы, шулай ук Бакырчы, Күгеш һәм Мулла Иле авыллары егетләре катнашты.
Көн иртәдән үк болытлы булса да, бу спорт сөючеләрнең кәефен төшермәде. Киресенчә, Ходай Тәгалә дә чараны үз итеп, көннең икенче яртысында матур һава торышы белән сөендерде. Футбол мәйданында исә чын спорт рухы хөкем сөрде: һәр команда җиңү өчен көрәште, уенчылар бер-берсенә көч биреп, матур алымнар һәм мавыктыргыч мизгелләр белән сөендерде.
Кызу уеннар нәтиҗәсендә беренче урынны Сүнчәләй-1 командасы яулады. Икенче урын – Күгеш, өченче урын – Бакырчы, ә дүртенче урын Мулла Иле командасына бирелде.
Турнир барышында мәйданда гына түгел, табын артында да җылы атмосфера хөкем сөрде. Кунакларны кайнар чәй, коймак һәм тәмле пылау белән сыйладылар. Спорт бәйрәме авылларны берләштереп, кешеләргә аралашу, күрешү һәм күңелле ял итү мөмкинлеге дә бирде.
Акъегет авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйков бу көнне елмаеп искә ала:
– Егетләр шалтыратып: «Әсхәт абый, турнир буламы?» – дип сорадылар. «Турнир булмаса да, пылау пешерәбез, килегез, сыйланып китәрсез», – дип мәзәкләп әйткән идем. Мәзәк чынга ашты, – дип сөйли ул.
Кыскасы, бу көнне Сүнчәләйдә футбол гына уйнамадылар. Авыллардан җыелган егетләр матур уен күрсәтте, ә тамашачыларга чын спорт бәйрәме бүләк итте. Иң мөһиме – барысының да күңелләре булды, ә мәйданда дуслык һәм күтәренке кәеф җиңде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев