«Сугышчан туганлык»ның Яшел Үзән штабына гуманитар йөк җибәрделәр
Районыбызның Норлат волонтерлар штабыннан «Сугышчан туганлык»ның Яшел Үзән штабына гуманитар йөк (тулы «Газель») җибәрелде.
- Йөкне безнең ышанычлы волонтер Фәрит Зыятдинов үз транспортында китерәчәк.
Тынгысыз волонтерларыбызга, Норлат, Мулла Иле, Карашәм, Татар Танае, Бакырчы, Олы Ачасыр, Акъегет авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә зур рәхмәт. Без сугышчыларыбызны ташламыйбыз! Алар безнең өчен – махсус хәрби операциядә, без алар өчен – тылда. Тик безнең яклаучыларыбыз исән һәм сәламәт булсыннар, – дип җиткерә Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев