Сөмбелә Абдуллина: «Сумка селкеп кенә йөрмәдек, җиренә җиткереп укыттык»
Әссәламәгаләйкүм, газета укучылар. Тагын бер фикеремне языйм әле. Кешеләрнең элек-электән Аллаһка чын күңелдән ышанып, гыйбадәт кылучылары, ышанмаучылары да булган. Хәзер дә шулай. Бу һәркемнең шәхси эше, дингә көчләп кертү юк. Социаль челтәрләрдә дә төрле фикерләргә юлыгасың. Гармунда уйнап, җырларга яраткан бер ханым диндәге кешеләргә шулкадәр каршы, ул Ислам нигезләрен аңлап, Аллаһ кушуы буенча яшәүчеләрнең тетмәсен тетә...
Әле әбисе яулыкны башкача бәйләгән, әле күлмәге озын булмаган. Соң, аның, дөресен генә әйткәндә, кияргә алмаш киеме дә булмагандыр, чөнки безгә дә Совет заманында тукыма табу, тектерү авыр иде, юк иде…
Мин моннан илле ел элек эшли башлаганда кремплин күлмәкләр чыкты. Хезмәт хакы 70 сум, алыпсатарлар ул күлмәкне миңа 60 сумга сатты. Кыз вакыт – яшь чак, матур киенәсе дә килә бит әле. Укучылар, әти-әниләр каршында йөрисе, эшлисе бар.
Безне һәрчак бәрәңге коткара инде. Ай буе шул бәрәңге белән тукландым. Еш юсаң да тузмый иде күлмәк материалы. Бер очрашкач, минем беренче укучым: «Апа, сез шул кремплин күлмәктән, җирән чәчле, сипкелле, һаман елмайган йөзле булып, күз алдыма киләсез дә басасыз, сезне һич онытып булмый», – дигән иде.
Кияүгә чыкканыма быел 45 ел булды. Иремнең туганы ул вакытта шулай ук бик матур тукыма бүләк иткән иде. Ул күлмәкне оста тегүче бер туганым бик матур итеп тегеп кидерде. Аны киеп, сөенеп укытып йөргән чаклар истә. Фотосы да саклана... Танышлык белән биек үкчәле туфли алган идем, и килешә иде күлмәк төсенә. Без шундый әзгә дә сөенә белә торган буын. Рәйсә апа әйтмешли, үкчәле туфлиләрдән, заманы өчен шактый алдынгы, кирпечтән эшләнгән, тырыш коллектив тупланган мәктәптә белем бирдек, әлхәмдулилЛәәх. Бер танышым әйтә: «Киленнәрем укытучы булгач кына аңладым. Мин аларны сумка селкеп кенә йөриләр дип, уйлый идем», – ди. Сумка селкеп йөрмәдек, җиренә җиткереп укыттык. Хөрмәтле укытучыбыз Мөхәммәд Мәһдиев әйтмешли, кайвакытта антипедагогик алымнар кулланган өчен, укучыларыбыз гафу итсен!
Искә алучы укучыларыма рәхмәт. Интернет булуның да файдасы бар. Сүз уңаенда әйтеп китәм: бик яхшы укыган 60 яшендәге беренче укучым мине интернет аша табып, җәй көне булса да, атнага ике көн (апрельдән башлап) Коръән укырга өйрәтүемне сорады. Рәхәтләнеп укытам, инде «Мөгаллим-сәни»не өйрәнеп бетереп килә, намазын да укый, шөкер.
Ул Коръән ашларын ничек кенә тәнкыйтькә дучар итмиләр. Вәгазь сөйләүчеләргә иң күбе эләгә. Анда ашар өчен генә килмиләр. Бу көнне вәгазь тыңлансын, йортта Коръән сүрәләре яңгырасын, уйланып, ахирәткә ничек әзерләнүеңә нәтиҗә ясалсын, әрвахларга әҗер-саваплар ирешсен, йортка дога, хәләл генә керсен, дип, Коръән укыла.
Бер ханым әйтә: «Үзем дингә баскач кына, аш үткәрүнең серенә төшендем, аңарчы, кайчан мулла сөйләүдән туктар да, бу тәмле әйберләрне ашарбыз, дип утыра идем», – ди.
Вәгазь сөйләү кирәк, чөнки динне белмәүче дә, бу көнне уйланып, дин юлына басарга, мөселманча киенеп йөри башларга да мөмкин. Вәгазьне диннең нигезләрен белүче онытылып китеп, озаграк сөйли кайчак. Аңар тәнкыйть уты яудырасы түгел, ә рәхмәт әйтергә кирәк. Өч сәгать барган концерт туйдырмый, 40 минут сөйләнгән вәгазь ни өчен ялыктырырга тиеш?! Ул күп вакыт 15-20 минут сөйләнә.
Ашка артык ризык сарыф итү дә гөнаһ, бар да чама белән булырга тиеш. Мин укытучы буларак, май ахырын аеруча дулкынланып көтәм. «Соңгы кыңгырау» яшьлеккә, яратып эшләгән елларга алып кайта. Кияргә кием авырдан табылса да, ашарга хәзергедәй муллык булмаса да, яратып, тырышып эшләдек: укучыларның тәрбиялесе моны исендә тота, укытучыларга күңелендә җылылык, хөрмәт саклый.
Мин барлык укытучыларга, Яшел Үзән районы педагогларына, Бишнә остазларына авыр хезмәтләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сугышларсыз дөнья, ак бәхетләр, сәламәтлек телим. Укучыларга укытучыларны хөрмәтләү язсын. Әәмиин.
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы?
Редакциягә хәбәр итегез 8-927-413-83-43
yashel_uzen@mail.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев