С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе «Авыл мәктәбенең иң яхшы ашханәсе» номинациясендә лауреат булды
«Иң яхшы мәктәп ашханәсе - 2025» V Бөтенроссия бәйгесендә Осиново гимназиясе искиткеч нәтиҗәгә иреште.
28 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Ленинград өлкәсендә илнең иң көчле пешекчеләре һәм мәктәп туклануын оештыручылар арасында юбилей конкурсы узды.
Бу зур уңыш һәм федераль дәрәҗәдәге танылу! Осиновода мәктәп ашларын сыйфатлы, файдалы һәм тәмле итеп пешерә торган хезмәткәрләрне, гимназия директорын, педагогларны чын күңелдән котлыйбыз. Сезнең эшегез - балаларыбызның сәламәтлегенә һәм уңышларына өлеш кертү ул.
Нәкъ менә Яшел Үзән районының Россия буенча иң яхшылар рәтендә булуы белән горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев