Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сезне өйдә көтәләр, якташлар!

Узган якшәмбе күпләр өчен күз яшьле булды.

«Казан Экспо» территориясеннән мобилизацияләнгән солдатларның 721 кешедән торган беренче эшелоны юлга кузгалды.

Алар Үзәк хәрби округның туплану пунктына барып, кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк, ә шуннан махсус хәрби операция зонасына китәчәкләр.Ничек кенә тыныч булырга тырышсак та, һәркем нең күңелендә килә чәк ту рын да шомлану, мобили зацияләнүчеләр өчен ихлас борчылу яши. Һәммәбездә дә тик бер генә теләк: исән-имин күрешүләр насыйп булсын! Бу юлы хәрби сәфәргә китүчеләр өчен республика хөкүмәте һәм «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте барлык кирәкле әйберләрне әзерләгән. Аларга камуфляж кием, яңгырдан саклаучы плащ, су үткәрми торган капчык, термо-эчке кием комплекты, йокы капчыгы, җылытылган аяк киеме һәм башка кирәк-ярак тутырылган сугышчыларның рейд рюкзаклары тапшырылган. Моннан тыш, «Бәхетле» кибете белән берлектә сугышчыларга юлга индивидуаль туклану рационы әзерләп, таратылган.«Ярдәм янәшә!» агымына районыбыз авыллары да кушылды. Кемнең ничек хәленнән килә, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итүгә шуның кадәр үз өлешен кертергә тырыша.

Мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм оештыру игьлан ителгәч, авылыбыз халкы – мәк тәп балаларыннан алып, өлкән абый-апаларга хәтле, кем ничек булдыра ярдәм итәргә ашыкты. Мәктәптә патриотик тәр бия эшен алып баруда укыту чыларның өлешләре бик зур, алар укучы кызлар-малайлар белән бергәләп үзләренең йөрәкләреннән чыккан изге теләкләрен, матур сүзләрен өчпочмаклы кәгазьгә теркәп хатлар язды. Өлкән апалар җылы оекбашлар бәйләп китерде. Тамчыдан күл җыела шул, 91000 сум күләмендә акча җыелды. Без, клуб мөдире Гөлчәчәк Исмәгыйлева белән шул акчаларга үзләре әйткән исемлек буенча кирәк-ярак, азык-төлек, дарулар алып, 17 октябрьдә солдатларыбызга илтеп тапшырдык. Бу изге эштә катнашучы hәркемгә үзем һәм солдат ларның hәрберсе исеменнән аерым-аерым рәхмәтләр җит керәм! Изгелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын. Ил-көннәребез тыныч, күк йөзебез аяз булып, тизрәк солдатларыбыз сау-сәламәт, исән-имин үз өйләренә кайтып җитсеннәр дигән теләктә калабыз! – ди Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Раилә Хөснет динова.

Башка авылларда да гел хәер-догада торалар, шулай ук, солдатларыбызга кирәк-яраклар җыела. Норлатның «Мөслимә» мәчетенә дин тотучы авылдашлар атна саен пәнҗешәмбе көнне, 17.30 сәгатьтә гомуми гыйбадәт кылуга җыела. Биредә алар фронтка озату өчен җылы әйберләр алып килә, матди яктан булыша. Һәр авылның бу юнәлештә эшчәнлеген социаль челтәрләрдә дә күреп торабыз һәм һәркемгә карата хөрмәт, шундый бердәмлеккә соклану уяна. Зур сынаулар вакытында бер-береңә ярдәм итү, терәк булу көч һәм ышаныч бирә.

Халык арасында гына тү гел, хөкүмәт тарафыннан да мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары гамәлгә кертелә. Чакырылучыларны 2021 ел өчен транспорт салымыннан азат итү турында закон проекты кабул ителде. Балалы гаиләләргә бер тапкыр 20 меңәр сум матди ярдәм бирелә.

Мобилизация буенча хәр би хезмәткә чакырылган граж даннарның гаиләләре Яшел Үзән районы спорт һәм мәдәният учреждениеләренә бушлай йөри алачак.

«Ярдәм янәшә!» респуб лика хәрәкәте кысаларын да, 18 яшькә кадәрге балалар га ярдәм итү максатын нан, мобилизацияләнгән граж даннарның гаилә әгъзаларын озата баручы 1 өлкән кешегә түбәндәге исемлектәге муниципаль мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай бару хокукы бирелә:

1. ЯҮМР мәдәният координацион-методик үзәге;
2. Яшел Үзән музыка театры;
3. Горький исемендәге мә дәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге;
4. Үзәкләштерелгән китап ханә системасы;
5. Әйшә үзәкләштерелгән клуб системасы;
6. «Идел Аръягы» үзәкләш терелгән клуб системасы;
7. ЯҮМР сәнгать галереясе;
8. ЯҮМР музей берләшмәсе;
9. Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбе;
10. Яшел Үзән балалар музыка мәктәбе;
11. Яшел Үзән балалар сән гать мәктәбе;
12. Васильево балалар сән гать мәктәбе;
13. 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе;
14. 2нче Васильево спорт мәктәбе;
15. 3нче ЯҮМР спорт мәктәбе;
16. 4нче ЯҮМР спорт мәктәбе;
17. 5нче ЯҮМР спорт мәк тәбе;
18. 6нчы ЯҮМР спорт мәк тәбе;
19. 7нче ЯҮМР спорт мәк тәбе;
20.ЯҮМР «Көрәш спорт мәк тәбе»;
21. «Ледокол» ЯҮМР спорт мәктәбе;
22. «Метеор» ЯҮМР спорт-сәламәтләндерү комплексы.
 

Ярдәмнәр булу әйбәт, әлбәттә, әмма алар гаилә башлыгын, абыйны, әтине, улны алыштыра алмый. Исән-имин әйләнеп кайтып, күрешүләр язсын, сезне өйдә көтәләр, якташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев