Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сәхнәгә чыгу – зур батырлык!

Танылган драматург Туфан ага Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» драмасын укымаган, спектаклен карамаган кеше бик сирәктер ул.

Ананың балага булган яратуын, мәхәббәтен чагылдыручы мәңгелек теманы яктыртучы әсәр ул.

Авыл җирендә спектакльләр бик еш булып тормый, шуңа да Мулла Иле мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Шоңкар» театр түгәрәгенең әлеге спектаклен Норлат тамашачысы бик җылы кабул итте. Әле пәрдә ачылганчы ук, тамаша залының почмагына элеп куелган бишек янында сабыен кочагына алган ана җыр башлый: «Биләүсәдә ята сабый балам, кулларыма аны мин алам...» Әлеге моңлы, йөрәкләргә үтеп керә торган җырны тыңлаганда ук, әни булган чакларга кайтасың. Балалар йорты тәрбиячесе Фәния Рәхмәтуллинаның моңлы, йомшак тембрлы тавышы, җыр сүзләре аеруча истә калырлык булды.

Ә ана бәхетен, аның шатлыклы мизгеллә­рен татып караган хатын-кызлар гына аңлый торган хис-тойгыларын кабат яңарту өчен, бала тудыру йортының бишенче палатасына «күчәбез».


Әлеге спектакльдә үзешчән театр түгәрәгенә йөрүче унбер хатын-кыз катнаша. Режиссер буларак Рәзинә Сәйфетдинованың зур уңышы ул, холыкларына карап рольләрне бүлү, сәхнәдә чын артистлар шикелле башкарып чыгу бик зур хәзерлек сорый.

Кызлар барысы да үз рольләрен бик оста башкарды. Аерып санап үтәсем килми, бары тик тамашачы алдына сәхнәгә чыгып уйнаулары батырлыкка тиң дияр идем! Нинди талант ияләре яши бит арабызда. Менә шушы спектакльне карамаган булсак, якташларыбызның шуның кадәр оста һәм сәләтле булуларын белмәс тә идек. Шуңа да аларны сәхнәгә әзерләп, өйрәтеп чыгарган режиссерга һәм аның гозеренә каршы килми катнашырга ризалык биргән ханымнарга рәхмәттән башка сүз юк. Киләчәктә дә үз казаныгызда гына кайнап ятмыйча, яңа иҗат җимешләрегез, яңа рольләр белән күрше-тирә авылларны да сөендерүегезне көтеп калабыз.

Спектакль тәмамланыр алдыннан, автор баш табиб исеменнән, ә аны авылдашыбыз Сания Шәйдуллина уйный, бик кирәкле, дөрес сүзләрне әйттерә: «Бала әти-әни тәрбиясендә, гаиләдә үсәргә тиеш!» Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел.

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев