Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шашка уены бик борынгы уен санала.

Яшенә, сәламәтлегенә карамастан бу уенны һәрбер кеше уйный ала.

- Мулла Иле мәдәният йортында яшьләр өчен шашка ярышлары булып узды. Уен барышында сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина шашка уены турында, аның тарихы, уен тәртибе турында сөйләп үтте.


Яшьләр шашканың уен гына түгел, ә спорт төре булуын беләләр, һәм аны бик яратып уйныйлар. Шашка уены ул кешенең логик фикерләвен, хәтерен, фантазияләрен үстерә, җиңүгә омтылыш тәрбияли, түземле, тыныч булырга һәм җиңелә белергә өйрәтә.


Яшьләр арасында ярыш бик киеренке барды. Чөнки уенчыларның барысы да оста уйный. Әмма Рахматуллин Илназ белән Гыйззәтуллин Илназларга тиңнәр булмады. 2нче урыннарны Биктаһиров Илназ белән Канбеков Ришат яулады. Уен ахырында уенчыларга призлар бирелде, -дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев