Сандугачка тиң тавыш...
Яшел Үзән искиткеч матур, яшеллеккә төренгән район.
Мөгаен, матур табигате, бәллүр чишмәләре җәмгыятькә бик күп шәхесләрне биргәнгәдер. Мин үземнең Акъегет авылында туып үсүем белән горурланам. Мәктәптә уку дәверендә үк якташларыбыз белән кызыксына идем. Акъегеттән бик күп шәхесләр чыккан. Опера җырчысы, гаҗәеп көчле моңлы тавышлы Усман Әлмиевның тамырлары да шунда барып тоташа.
Ни өчен соң сүземне Усман Әлмиевтан башладым? Бүген мин сезгә яшь, талантлы Инзилә Самитова (рәсемдә) турында язарга булдым. Инзилә белән бергә уйнап үстек. Киң болыннарда йөгереп, шифалы чишмә суларын эчтек. Инзиләнең шул вакытта ук матур итеп җырлаганына соклана идем. Аннан соң алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күченде. Ләкин без гел аралашып яшәдек. Ул мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка училищесына укырга керде. Бүгенге көндә Казан Федераль Университетның музыка факультетында белем ала. Бик актив тормыш алып бара. Төрле бәйгеләрдә катнаша. Яшел Үзән данын яклап «Татар кызы – 2020», «Татар кызы – 2021» бәйгеләрендә катнашты. Аның сәхнәгә чыгып, залны тутырып елмаюыннан күңелдә җиңүгә ышаныч уяна. Искиткеч тавышы, ихлас моңы ярдәмендә күңелгә үтеп керә алырлык итеп башкара ул үзенең чыгышын. Инзиләдә татар кызының бар тыйнаклыгы, матурлыгы, нәзәкатьлелеге тупланган. Ул һәрбер бәйгегә зәвык белән татар орнаментларын, милли бизәкләрне кулланып киемнәр тектерә.
Бүгенге көндә Инзилә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. Ул күптән түгел булып узган Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры яшь башкаручылар бәйгесендә катнашып, I дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Инзиләне әлеге мәртәбәле бәйгедә югары урынга ия булуы белән чын күңелемннән котлыйм, алга таба да уңышлар телим. Усман Әлмиевның дәвамчысы Акъегет авылыннан булуы да күңелгә рәхәтлек өсти.
Илзидә Саттарова.
КФУ студенты. Казан-Акъегет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев