Һәрвакыттагыча дуслык җиңде.
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Һәрвакыттагыча дуслык җиңде.

"Мичуринский" территориаль иҗтимагый үзидарә оешмасы быел районда беренчеләрдән булып хоккей уены сезонын башлап җибәрде.

Кыш җитеп, шугалакны чистартып, боз катыруны урысбагалылар зарыгып көтеп ала. Чөнки тирә-күрше урамнар спортчылары белән очрашып, көч сынашып, ярышлар уздыру өчен менә дигән мөмкинлек.

 

– Сезонны ачтык һәм беренчеләрдән булып ут күршеләребез – Олы Ачасыр командасын кунакка дәштек. Бик матур уен күрсәттеләр. Әлбәттә инде, ярышта дуслык җиңде. Соңыннан исә торт белән тәмләп чәй эчтек, – дип сөйли оешма җитәкчесе Илсөя Завилейская.

 

Шулай бердәм булып, дус-тату, актив яшәүләргә ни җитә?! Ә сездә, райондашлар, шугалаклар ачылдымы әле, тимераякларыгыз әзерме? Күңелле яңалыкларыгызны безгә дә хәбәр итегез.


Нет комментариев