Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Районыбыз авыллары сәламәтлек көнен актив рәвештә билгеләп узды.

Бу акциядән олы шырданлылар да читтә калмады.

-Без, авылның мәдәният йорты, укытучы Гөлнара абдуллина һәм укучылар белән берлектә Сәламәтлек көнен оештырдык. Ул бик күңелле һәм файдалы узды. Балаларга әлеге көн турында мәгълүмат бирдек, сәламәтлек көне уставына 1948 елның 7 апрелендә кул куелган бит инде һәм сәламәт яшәү рәвеше ниләрдән торганын сөйләдек, - дип уртаклаша Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.  – Экология, аның чисталыгын саклау, табигатькә игътибарлы булу, пластик савытлардагы эчемлекләрнең сәламәтлеккә зыян китерү мөмкинлеге турында җиткердек. Һәр балага сәламәт яшәү серләре турында буклетлар тапшырдык. Соңыннан сәламәтлекне ныгытып, физик күнегүләр эшләдек, рәхәтләнеп көлеп, уйнап, тәнебезгә сихәт алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев