Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рәхмәт хаты

Кугеш авылы, Яңа урамында Фәһим Низамиевлар гаиләсендә янгын чыгып сарай, мунчалары янып китте.

Сүндерүдә катнашкан барлык авылдашларга, үзләренең трактор, машиналары белән су алып килеп бик зур булышлык күрсәткәннәре өчен Рамил Төхбәтуллинга, Рөстәм Зәйнуллинга, Радик Хәсәновка, узебез авыл янгын сүндерү машинасында эшләүче Флюр Шәйхетдиновка һәм Норлат янгын сүндерү оешмасына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Халык әйт­кәнчә, карак керсә – бер әйберне алып чыга, ут керсә – барын да кырып, бетереп китә.


Авылдашлар, һәрберегезгә мөрәҗәгатем шул: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтик, сак булыйк, Аллаһ Тәгалә сакланганны саклармын дигән бит, һәр хуҗалыкта су бакларында иң кимендэ 200-300 литр су торырга тиеш.


Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен контакт номеры:+7 952 045-01-70 Низамиева Фәния. Телефон Сбербанк картасына бәйләнгән.

Хәвеф-хәтәрләрсез көннәр теләп, Альберт Гатауллин.
Күгеш авыл җирлеге башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев