Осиново гимназиясендә 2018 нче елдан бирле эшләп килүче "Сәләт Осиново" клубы "Сәмрух" VI Республика премиясен тапшыру тантанасында катнашты.
"Ел премиясе" номинациясендә лауреат дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Педагог-оештыручы, инглиз теле укытучысы-Айгөл Ибрагимова җитәкчелегендә укучылар ел дәвамында уздырылучы чараларда актив катнашты.
Конкурс, конференция, экологик бәйгеләрдән дә читтә калмады алар. Бүгенге җиңү дә - тырышлык нәтиҗәсе. Чын күңелдән "Сәләт Осиново" клубын әлеге җиңү белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Нет комментариев