Онытылмаслык җәйге каникул
Рәхәт тә соң инде җәйге каникулда!
Аеруча авыл балаларына көнләшеп тә, кызыгып та карарлык. Саф һава, иркенлек, көннең ничек узганын да сизмисең.
27 июль – авылыбызда Көтүче көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан без ел саен туган авылыбызның тарихи урыннарына балалар белән сәяхәт оештырабыз. Малайлар һәм кызлар бу көнне зарыгып көтеп ала. Әлбәттә инде, ял иткәндә сумкаларга тутырылган тәмлүшкәләрдән дә авыз итәләр. Балаларның бик күңелләре була. Аннан туган ягыбыз табигатенә хозурланып, аның истәлекле урыннарын барлау үзенә күрә бер тәрбияви чара. Үсеп килүче буынның шатлыклы йөзләрен күрү дә күңелгә рәхәтлек бирә, – дип сөйли Бакырчы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Сәлахиева.
Җәйге каникулның да бер генә ае калып бара, аның һәр көне онытылмаслык булып үтсен. Һәр балага яңа уку елына көч туплап барырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев